Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Казан шәһәре Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия укучылары иҗаты

Казан шәһәре Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия укучылары иҗаты

Безнең гаилә

Безнең гаилә бик тату –

Әти, әни, абыем, мин,

Дәү әни, әби, бабай,

Апаларым бар минем.

 

Гаилә белән ял көнендә,

 Сәяхәткә чыгабыз.

Музей, театр, зоопаркка,

Без бергәләп барабыз.

 

Гөрләшеп яшибез без,

Тормышның ямен табып.

Бер-беребезгә терәк без –

Гаилә булу зур бәхет.

 

Энекәшем.

Җәлилкәем, энекәшем,

Кечкенәдән дуслар без.

Мин сине бик тә яратам,

Тия күрмәсен күзләр тик.

 

Бәхетле бул һәрвакыт,

 Җаның булсын һәрчак саф.

Сандугачлар кебек сайрап,

 Үсик, энем, бергәләп.

 

 

Данияр Файрушин шигыре

        Дүрт фасыл

 

Кем суыкны ярата,

Бик таудан шуарга,

 Кар атышып уйнарга –

 Шундыйлар кышка сөенә,

Күңелләренә шатлык иңә.

 

Аннан ямьле яз җитә,

Гөрләвекләргә юл бирә.

Кошлар кайта җылы яктан,

Җирләр арына кардан.

Хуш исләрне тарата,

Матур чәчәкләр ата.

 

Инде җәй ишек кага,

Күңел тарта авылга,

Чәчәкле, җиләкле болынга.

Балык тулы күлләре,

Саф сулы инешләре,

Гөрли сабантуйлары,

Күңелле җәй айлары.

 

Җәйдән соң алтын көз җитә,

Кошлар җылы якка китә.

Яфрак манылы гүя алга,

Сары, җирән, алтынга.

Көннәр кыскара, төннәр озая,

Еш-еш яңгырлар ява.

Төннәр авыша янә кышка.

Менә шулай алар кабатлана.

 

 

Әскәр Сәйфетдинов белән Фатыйма Тәһавиева рәсемнәре 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев