Ничек куянкай колаклы булган?
Борын-борын заманда яшәгән ди Әти поши белән Әни поши. Менә беркөнне алар, бергә парлашып, урманда йөриләр икән. Шул вакыт Әти поши уйлап-уйлап торган да, әйтә икән: – Менә миндә мөгезләр бар иде, кемгә генә бирим, кемгә генә кирәге чыгар икән дип уйланам әле...
– Менә миндә мөгезләр бар иде, кемгә генә бирим, кемгә генә кирәге чыгар икән дип уйланам әле...
Әти поши белән Әни пошиның сөйләшүләрен, куак артына качып кына, куян тыңлап торган. Куян бу яңалыкны ишеткәч ай, ничек куанды... Миннән барысы да куркыр инде дип уйлады. Шул вакыт куаклар артыннан куян сикереп чыкты һәм Әти пошиның сүзен кисте.
– Миңа, миңамөгезләр кирәк!
– Нигә сиңа мөгезләр? – дип аптырап сорады Әти поши.
– Урман халкының миннән куркып торуын телим, – дип җавап бирде куянкай.
Шулай дигәч, Әти поши кулындагы мөгезләрен куян дуска бирде. Куян рәхмәтләр әйтеп, юлын дәвам итте. Ул каядыр чаба да чаба, аның куанычы эченә сыймый. Куянкай бииик шатланды, тик, чаба торгач, куян дусның мөгезләре агачлар арасына кысылып калды. Куянкай бик кайгырды, озак кына ярсып елады. Бәхеткә каршы Әти поши куянны күреп алды һәм ярдәм кулы сузды. Әти поши куян дуска мөгезләр урынына озын, йомшак һәм бик тә матур колаклар бүләк итте. Бу колаклар куянкайга шундый килештеләр. Куян дус бик күп рәхмәтләр әйтте һәм бии-бии өенә кайтып китте. Шуның белән әкият тә бетте.
Илшат Абдуллаҗанов
Арча районы, Г.Тукай исемендәге
Ашытбаш урта мәктәбенең
3 нче сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев