Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Салкын тию белән көрәшүнең 8 шәп ысулы

Көз көне салкын тидерү бик җиңел. Аякка су үтсә, җиңел киенсәң, инде салкын тидереп өлгергән кеше белән аралашсаң, авыру эләктерүне көт тә тор!Иммунитетны ныгыту, авырудан саклану өчен гади генә, тик...

Көз көне салкын тидерү бик җиңел. Аякка су үтсә, җиңел киенсәң, инде салкын тидереп өлгергән кеше белән аралашсаң, авыру эләктерүне көт тә тор!

Иммунитетны ныгыту, авырудан саклану өчен гади генә, тик файдалы 8 ысул тәкъдим итәбез.
1. Күбрәк су эчегез
Авырган вакытта мөмкин кадәр күбрәк су эчәргә кирәк. Ул организмнан шлак һәм токсиннарны куа, сусаудан коткара. Су, төрле җимеш соклары, морс, чәй, төнәтмәләр эчегез.
Чәй яратсагыз янына бал өстәсәгез дә була. Яки имбирь.
2. Витамин С
Әлеге витамин кеше сәламәтлегенә әәбәт йогынты ясый: организмның саклану көчлрен ныгыта. Гөлҗимеш, облепиха, болгар борычы, кара карлыган, киви, чили борычы, брюссель кәбестәсе, брокколь, әфлисун, лимон, шпинат - менә С витаминлы ризыклар.
3. Табигый антибиотиклар
Суган һәм сарымсакны күз уңында тотабыз. Теләсә кайсы дарулардан да әлеге ике яшелчә көчлерәк. Алар сезгә тиз арада аякка басарга ярдәм итәр.
Гади мисал: сарымсакта 150 файдалы матдә бар. Суган да аңардан калышмый, ул барлык вирусларны юк итәчәк.
4. Тавык ашы
Тәмле дә, файдалы да, туклыклы да. Кайнар аш организмга көч бирәчәк.
5. Җиләк-җимеш, яшелчәләр
Моны авырганда гына түгел, көндәлек гадәткә кертсәгез дә була. Көненә 2-3 җимеш, чикләвекләр ашагыз. Ә менә шикәр комы ашаудан тыелыгыз. Артык күләмдәге глюкоза бактерияләр артывына китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев