Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Балалар өчен «Саф» радио

Балалар өчен татар телендә «Саф» радио эшли башлаганга да ел ярымнан артык вакыт узып китте. Бу вакыт аралыгында интернет киңлекләрендә татар телендә балалар өчен эшләүче бердәнбер радионың 27 меңнән артык үз уникаль тыңлаучысы барлыкка килде. Аны интернетта «Саф радио» сайтында тыңларга мөмкин. Радиода тәүлек буена балалар өчен татарча җырлар, татар классик музыкасы, шигырьләр, әкиятләр, әдәби әсәрләр, татарча радиоспектакльләр һәм кызыклы тапшырулар яңгырый.

«Статистика буенча, төп тыңлаучыларыбыз – Татарстанда яшәүчеләр. Шулай ук Россия төбәкләрендә, Төркия, Испания, Германия, Гарәп Әмирлекләрендә, Америкада да тыңлыйлар. Төп максатыбыз – балалар өчен татар телендә сыйфатлы, кызыклы, файдалы контент булдыру», - диде радионың PR белгече Алсу Хәбибуллина.

 Музыкаль мөхәррир Чулпан Яркәева радионың контентына татар классик музыкасын да кертүне максат итеп куйган. Шуңа күрә радиода Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин композицияләре дә яңгырый. Балалар өчен яздырылган җырларны туплау, авторлык хокуклары мәсьәләләрен хәл итәләр.

19 декабрь көнне "ArtDeVi мәдәни-мәгърифәт үзәгенә "САФ" татарча беренче балалар интернет-радиосының 2023 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгару өчен җыелдык. Мөхтәрәм кунаклар - ТР Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы урынбасары Е.П.Ефимов, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм ТР халыклары телләрен үстерү идарәсенең баш киңәшчесе А.А.Бәшәрова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе И.И.Халиков, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И.Шәрипов һәм кадерле каләм әһелләре - журналистлар, иҗат төркеме белән бергәләп фикер алышты.

Әлегә радио тапшыруларын төрле студияләрдә яздыра. FM ешлыкка чыгу теләге бар, ләкин бу әле шушы арада гына хәл итә алырдай мәсьәлә түгел. Эшләргә иң кулай буларак, интернет-радио форматын сайлаганнар. Якын киләчәктә «Саф» радионың фм ешлыгы да булыр дип ышанасы килә. Радионы оештырып аны сафка бастырган Алсу һәм Марат Галимовлар чыннан да зур эш оештырып җибәрделәр. Татар балалары рәхәтләнеп үз көй-моңнарыбызны ишетеп, үз телебездә матур-матур тапшырулар тыңлап, дөньяга карашларын тагын да киңәйтә ала дигән сүз бит әлеге радионың булуы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев