Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Матур очрашу

Яңа эш атнасы Казан шәһәре 175нче гимназиядә укучылар белән очрашудан башланып китте.

3 А сыйныфы укучылары белән китапханәдә бик матур аралашу булды. Журнал сәхифәләре белән танышканнан соң, балалар иҗади мастер-класста катнашты. Журналда яңа гына чыга башлаган "Балама" сәхифәсеннән остаз Лилия Хисматова милли бизәкле брошка ясарга өйрәтте.  "Якынлашып килүче әниләр көне уңаеннан балалар белән бүләк әзерләдек. Күңел җылыңны биреп, үз кулларың белән ясаган бүләктән дә кадерлесе юктыр, мөгаен. Безнең "Балама" остаханәсендә балалар һәм олылар өчен төрле мастер-класслар үткәрелә. Сабантуй журналында да ай саен кызыклы мастер-класслар белән бүлешәбез"- ди "Балама"остаханәсе җитәкчесе Лилия Хисматова.
Тырышып эшләгәннән соң укучылар күмәкләшеп "Әни кирәк" җырын башкарды. Әле балалар матур журналлы да булды.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев