ЯҢАЛЫКЛАР рубрикасы буенча яңалыклар
-
Миңа ярдәм кирәк: Укытучыны яратмыйм
Мин 5 нче сыйныфта укыйм. Мактанып әйтмим, билгеләрем бик яхшы. Ләкин быел инглиз телен бөтенләй өйрәнәсем килми башлады. Чөнки укытучыбыз үзгәрде. Моңа кадәр укыткан укытучыбызны бик ярата идем, аның белән олимпиадаларга да йөрдек, призлы урыннар да алдык. Ә монысын җенем сөйми. Мин аның исемен дә белмим хәтта, «Сез» дип кенә эндәшәм. Дәресне яхшы алып бара ул үзе. Укытучыны ни өчен яратмавымны үзем дә аңламыйм. Күз карашы, сәер итеп җилкәсен сикертеп куюына кадәр ачуымны китерә. Дәрестә иң арткы партада утырам. Беренче «өчле»ләр инглиз теленнән булыр, ахры... -
Беренче сыйныф, беренче дәреслек!
Дөнья да иң матур ил Ул минем туган илем! Дөньяда иң матур тел Ул минем туган телем! -
Милли бәйрәмнәр: Май чабу
Бу бәйрәмне Россиядә генә түгел, Европа илләрендә дә зурлап үткәрәләр. Славяннарда ул – «масленица», ә Швециядә, мәсәлән, «майлы сишәмбе» дип йөртелә. -
«Каюм Насыйри мирасы»
Бүген Казан шәһәре 171 мәктәптә, Совет районы укучылары өчен оештырылган «Каюм Насыйри мирасы» дип исемләнгән фестивальнең җиңүчеләр бүләкләү тантанасы узды. -
Үзебезнең көрәш!
2025 елның 1-2 нче февраль көннәрендә Казандагы «Тулпар» спорт сараенда 2011-2012 елларда туган яшүсмерләр арасында «Сабантуй» журналы призларына көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Көрәштә 400 гә якын егет бил алышты. Көрәшнең иң матур мизгелләре безнең фотоларда! -
Китапханә – магнит кебек!
«Яраткан китапханәчем» бәйгесенә эшләрне кабул итә башладык. Син дә яраткан китапханәчең турында инша яки шигырь яз һәм «Сабантуй» журналына язылу турында квитанция күчермәсе белән бергә sabantui@bk.ru адресына юлла. -
«Аулак өй-көрәш»
Чувашиянең Комсомол районы Урмай урта мәктәбе укучыларына күчтәнәчләребез – «Сабантуй» журналлары барып иреште. -
Үзебезнеке__ Итек Парижга илтә
Белә идеңме, 16 февраль – Россиядә итек көне. Шул уңайдан сине илебезнең иң данлыклы итекчеләре белән таныштырырга булдык. Алар кайда яшиме? Әлбәттә, Кукмарада! -
Балык Бистәсе муниципаль районы Балык Бистәсе 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә очрашу.
Чулман елгасы буенда урнашкан Балык Бистәсе районының 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә редакциябезнең яңа 2025 елда беренче очрашуы булып үтте. -
БАЛАМА ОСТАХАНӘ: костюмлы хат
Дустым, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне булуын онытмагансыңдыр бит? Әти, бабай, абыйларга үз кулларың белән бүләк әзерләсәң, алар, һичшиксез, шат булыр. Әйдә, костюмлы открытка ясыйк! -
БАЛАМА остаханә: төсле органайзер
Өстәлдәге каләмнәреңне күптән бер урынга җыеп куярга уйлаган булсаң, бу органайзер синең өчен! Ул гади катыргы кәгазьдән ясала. Тизрәк эшкә керешик! -
Үзебезнеке_ Татарча туңдырма
Туңдырманы кем генә яратмый икән?! Ә синең «татарча» туңдырма ашаганың бармы? Мәтрүшкәле, бөтнекле, җиләкле... Мондый ризыкның ничек әзерләнүен безгә «Әлбәттә» дип аталган милли туңдырма ясаучы Айгөл Нурисламова күрсәтте. -
«МИННӘН БҮЛӘК» марафоны
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, без, «САБАНТУЙ» журналы редакциясе «МИННӘН БҮЛӘК» дип аталган марафон игълан итәбез! -
Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Дуслар! 2025 елга яңа бәйгеләр игълан итәр алдыннан узган елда үткәргән бәйгеләргә дә нәтиҗәләр ясап алыйк! -
Миңа ярдәм кирәк: Башкалар кебек буласым килә
«Мин 5 нче сыйныфта укыйм. Сыйныфыбызда бердәнбер отличник! Әти-әнием өй эшләремне гел тикшереп, «Укы!» – дип торалар. Сыйныфташлар телефонда уйнаганда, мин дәрес әзерлим. Дәресләрдән соң түгәрәкләр дә бар әле. Кайчак берни дә эшләмичә, телефонда гына утырасы килә. Ни өчен сыйныфташларым шулай эшли ала, ә мин, әти-әниемне тыңлап, укыйм да укыйм?! Минем дә башкалар кебек буласым килә!»