Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының III этабы: безнекеләрдә 8 медаль

Киров өлкәсенең Кирово-Чепецк шәһәрендә чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының III этабы тәмамланды.Шушы этапта гына да Татарстан командасы 8 медаль яулый алды: аларның 2се алтын, 4се көмеш, 2се бронз...

Киров өлкәсенең Кирово-Чепецк шәһәрендә чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының III этабы тәмамланды.

Шушы этапта гына да Татарстан командасы 8 медаль яулый алды: аларның 2се алтын, 4се көмеш, 2се бронза медальләр. Соңгы көнне спортчылар ирекле стильдә 10 һәм 15 км ераклыкка ярыштылар.
Андрей Феллер 15 кмлы ярышта беренчелекне, ә Лариса Рясина 10 кмлы дистанциядә 2-нче урынны яулады. Ларисаның бу инде икенче медале: классик стильдә дә, иркен стильдә дә уңышлары бар дигән сүз. Соңгы көнне тагын бер Татарстан спортчысы Светлана Кузнецова 3 урынны яулау бәхетенә иреште. Классик стильдә, 15 кмлык ярышта Артем Николаев алтын медаль яулады. Озын сүзнең кыскасы, Татарстан өчен бик продуктив ярышлар булды бу.
Рәсәй Кубогының финалы алдыннан безнең республика җыелма командасының 2431 очкосы бар. Бу – Татарстанлылар беренче урында бара дигән сүз. Икенче баскычта Төмән өлкәсе (915,5), аннары Коми Республикасы (883,5), Удмуртия Республикасы (709).
Рәсәй Кубогының соңгы этабы Сыктывкар шәһәрендә, 22-27 февральдә узачак.

УКЫГЫЗ:


Чаңгычылар «уңыш җыя»!


Безнең спортчы Россия Кубогы этабында җиңүче!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев