Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Чын егетләр уены

Спорт

«Хоккей белән чын егетләр генә шөгыльләнә», – ди хәбәрчебез Надир Шәрипов. Шулайдыр шул! Өстеңә 30 килограммга якын авырлыктагы кием киеп, боз өстендә хоккей уйнап кара әле син! 

Тарихы Иң элек хоккейны Англиядә чирәм өстендә уйнаганнар. 18 нче гасырда бу уен Канадага үтеп кергән. Тик монда аны чирәмдә түгел, ә боз өстендә уйный башлаганнар. Россиядә исә хоккей нибары 1932 нче елда гына таныла. Бик кыска вакыт эчендә иң популяр спорт төренә әйләнә. 

Ниләр кирәк? Махсус саклагыч кием, тимераяк, кәшәкә, боз мәйданчыгы.

Файдасы Сулыш алу системасына уңай тәэсир итә, мускулларны ныгыта. Хоккей – күмәк уен. Шуңа да ул башкалар белән дөрес аралашырга өйрәтә, лидерлык сыйфатлары тәрбияли.

Куркыныч яклары Травма алу куркынычы бик зур. Моннан тыш, хоккей – финанс яктан күп чыгымнар сорый торган спорт.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев