Милли кием: азәрбайҗан костюмы
Көндәлек костюмнарны тегәр өчен киндер һәм киҗе-мамык тукымалар кулланылган. Шулай ук йоннан эшләнгән тукымаларны да яратып кулланганнар. Тукымалар матур итеп ялтырап торсын һәм ныклы булсын өчен аларга ефәк җеп кушканнар.
Азәрбайҗан хатын-кызлары киеме җилкәле һәм биллегә аерылган. Җилкәле киемнәр – күлмәк (көйнек), кафтан (архалык) яки җиңсез бишмәт. Шулай ук озын күлмәкләр кигәннәр. Алар дон дип аталган. Билле киемнәр – чалбар (шалвар) һәм итәк (туман) кергән.
Азәрбайҗаннар костюмнары төрле тукымаларны бергә кушып тегелүе белән дә үзенчәлекле. Миткаль (хумайин агы), кумач (гумаш), ситса (чит), йон (шал) – әлеге материаллар киң кулланыла.
Хәлле катлау кешеләре киемнәрне кыйммәтле парча, ефәк, тирмә һәм бәрхеттән тектергән. Тирмә – бизәкләп эшләнгән йон тукыма. Аны Көньяк Азәрбайҗан һәм Төньяк-Көнбатыш Иранда җитештергәннәр.
Барлык костюмнар да чигү белән бизәлгән. Шуңа да гади генә киемнәр дә матур һәм затлы күренгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев