Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Милли кием: мари костюмы

Мари халкында «Якты дөнья – ак тукыма кебек» дигән әйтем бар. Аларның киемнәре дә ак төскә бай. Ә бер күлмәкне чигеп бизәр өчен ярты елга кадәр вакыт кирәк булган.

Мари костюмында асылташ һәм тәңкә бизәкләр бик аз кулланылган. Аның каравы, һәр чигелеш бер мәгънәгә ия. Күп символлар дини теманы ачкан. Мариларда һәр рухның үз сурәте бар. Кием-салымга да аларны төшергәннәр. Кием кешене саклау көченә ия була дип ышанганнар. Аларның киемнәрендә ак һәм кызыл төсләр өстенлек алган. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев