Милли костюм: татар костюмы
Татар милли костюмы – күчмә һәм утрак мәдәниятләрне берләштерә. Үзәк Азия, Персия, Индия, Кытай белән көйләнгән сәүдә бәйләнешләре бәрхет, атлас, ефәк һәм төсле йон тукымаларның татарлар тормыш-көнкүрешендә кулланылышка керүенә сәбәпче була. Кыйммәтле тукымалар һәм бизәнү әйберләрен күбрәк хәллерәк татарлар кулланган. Тамбур чигүеннән тыш, алтын белән чигү дә таралган булган. Алҗын җепләр белән калфак-түбәтәйләргә төрле матур бизәкләр чиккәннәр.
Ә татар читекләре күн мозаикасы стилендә чигелгән. Мондый аяк киемнәрен ясау осталардан бик зур көч таләп иткән. Тире кисәкләрен дымландырганнар һәм яңадан киптергәннәр. Бар эшләр дә кулдан башкарылган. Башта энәләр белән тексәләр, соңрак күчмә станоклар куллана башлаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев