11 гыйнвар 2024 яңалыклары
-
Милли костюм: татар костюмы
Татар милли костюмы – күчмә һәм утрак мәдәниятләрне берләштерә. Үзәк Азия, Персия, Индия, Кытай белән көйләнгән сәүдә бәйләнешләре бәрхет, атлас, ефәк һәм төсле йон тукымаларның татарлар тормыш-көнкүрешендә кулланылышка керүенә сәбәпче була. Кыйммәтле тукымалар һәм бизәнү әйберләрен күбрәк хәллерәк татарлар кулланган. Тамбур чигүеннән тыш, алтын белән чигү дә таралган булган. Алҗын җепләр белән калфак-түбәтәйләргә төрле матур бизәкләр чиккәннәр. -
Муса Җәлил биографиясе
(1906 – 1944)Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Мостафа улы Җәлилов 1906 елның 15 нче февралендә Оренбург өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә.