Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Ничек робот ясарга?

Нәрсә ул робот?

Үз роботыгызны ясарга телисез икән бу мәкалә сезнең өчен. Мин процессны аңлатырга тырышырмын, һәм шулай ук беренче адымнарның нинди булырга тиешлеген әйтермен. 

 

Нәрсә ул робот?

Робот өч өлештән тора.

Механик өлеш – роботның тәне: тән, двигательләр, башка механизмнар.

Электр өлеше – механик өлешне контрольдә тота: моторларның әйләнеше, бүтән механизмнар белән идарә итә.  Бу мини-компьютерлар, мотор белән идарә итү такталары, УЗИ сенсорлары, гироскоплар һ.б. 

Программа өлеше – роботның барлык логикасын, хәрәкәтләрне, боерыкларны үтәүне, кеше-роботның үзара интерфейсын үз эченә ала. Бу кушымта, сайт, терминал булырга мөмкин. 

Киләсе сорауларга җавап бирергә тәкъдим итәм: 

Сез роботның өч өлешен дә берьюлы ясарга телисезме яисә әзер өлешен алып, программа өлешен генә язарга булдыгызмы?

Механик һәм электр өлешләре өчен бик күп әзер модельләр бар, аларның барысы да арзан.  Шулай ук әзер роботлар да бар сатуда, аларны җыярга һәм программа язырга мөмкин.

Әгәр дә сез роботны нульдән тулысынча төзергә телисез икән, бу очракта кирәкле өлешләрне сатып алып, бөтен электрониканы тулысынча үзегез эретеп ябыштыра аласыз.  Күпләр тизлек редукторларыннан башлап электроникага кадәр барлык модульләрне үзләре ясыйлар.  Шулай ук 3D принтерларда төрле өлешләрне бастырып алырга мөмкин. 

 

Сезнең робот нәрсә эшләячәк? Ул йөри торган, тәгәрмәчле робот буламы? Ул хәрәкәтләнергә яки башын әйләндерергә тиеш, бу беренче этапта җитәрлек.

 

Сез нәрсәләр беләсез?

Программалаштыру өчен яхшы платформалар сайлагыз. Болар C ++, Javascript һәм башкалар булырга мөмкин.

 

Филне ничек ашарга?

Җавап бик гади – сезгә зур биремне кечкенә биремнәргә бүлергә кирәк. 

 

Башка сүзләр белән әйткәндә, мин светофорны йөртү яки двигательне әйләндерү кебек гади нәрсәләрдән башларга тәкъдим итәм.  Шулай итеп, әкренләп, биремнәрне катлауландырсагыз, сез һәр итерациядә кирәкле функцияләр өстәрсез, һәм нәтиҗәдә, җайланма тулы хокуклы роботка әйләнәчәк. Элегерәк ясалган өлешне камилләштерергә теләсәгез, яңадан эшкәртүдә бернинди начарлык юк.

 

Самат Исмәгыйлев

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев