Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

Төхбат бабам язмышы

«Сабантуй» журналы Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Безнең тарих. Үлемсез полк» акциясен башлап җибәрде. Безнең гаилә дә бу акциягә кушыла һәм бабабыз Насыйбуллин Төхбат турында язманы тәкъдим итәбез.

Бөек Ватан сугышы халкыбызның иң фаҗигале вакыйгаларның берсе. Без әби-бабаларыбызның батырлыкларын истә тотарга һәм хөрмәт итәргә тиешбез. Һәр гаиләдә геройлар һәм алар белән бәйле истәлекләр саклана.
Кызганычка каршы, гаилә архивында бабабызның кечкенә генә фотосурәтеннән башка бернинди документ та сакланмаган.
Насыйбуллин Төхбәт - Бөек Ватан сугышында катнашкан, фронтта һәлак булган... Бүтән бернинди дә мәгълүмат юк. Кулда кечкенә генә фото кисәге генә...
Бары тик берничә ел элек, интернет чыганакларда булган архив документаларын табып, аның турында мәгълүмат җыйдык.
Бабабыз 37 яшендә сугышка китә, 791 нче полкта укчы вазифасын башкара. 8 март көнне Ржев районы Жаднево авылы янында каты яралана һәм госпитальгә озатыла. Шунда, 9 март көнне вафат була.
Өйдә Мәрзия әби 4 кызы белән ялгыз кала. Иң кечкенәсенә 2 яшь кенә иде. Төхбәтулланың әтисе умартачы булган. “Балны ашап, без сугышның беренче елларында исән калдык", - дип сөйләгән иде безгә әби. Мәрзия әби колхозда эшләгән, сугыш елларында аны колхоз председателе итеп сайлап куйдылар. Эше күп иде...
Бер көнне бабабызның үлеме турында хат килеп төште. Аның кызлары: “Әтиебез сугышта һәлак булды!”, - дип кычкырып, елап йөргәннәре, беркайчан да онытылмас.
Сугыш беткәч, Мәрзия әбине Төхбәтулла бабай белән бергә сугышкан солдат табып ала. Аңа, бабабыз сугышка керер алдыннан кызларын искә алуы, "Минем кызлар, миңа кайтырга кирәк!", - дигән сүзләр белән йөрүен җиткерде.
Без, һичшиксез, бу истәлекләрне сакларга һәм әби-бабаларыбыз белән горурланырга тиешбез!

Сабанин Марат, Яшел Үзән шәһәренең 5 нче татар гимназиясе укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев