ЯҢАЛЫКЛАР рубрикасы буенча яңалыклар
-
Хәзер «Сәләт»тә көзен һәм кышын да ял итеп була
Җәен Сәләт оешмасының 24 аланы һәм 4 сменасында 4 меңгә якын катнашучы ял итте. Моның белән генә сезон ябылмады: оешма үзенең көзге һәм кышкы программаларын да тәкъдим итте. Шулай итеп, 24 октябрьдән алып 7 ноябрьгә кадәр Сәләт аланнары йөзләгән сәлкешләргә көзге программаларын тәкъдим итәчәк, 5 декабрьдән 27 декабрьгә кадәр исә кышкы сменалар аларга үз ишекләрен ачачак. -
Саба гимназиясе укучылары белән очраштык
Яңа уку елы башлану белән «Сабантуй» редакциясенең мәктәпләр белән очрашулары да дәвам итә. Бу юлы без Саба гимназиясенең 4 нче сыйныф укучылары белән күрештек. -
Алишны искә алып
15 сентябрьдә каһарман-язучы, әкиятче, шагыйрь, җәлилче Абдулла Алишның тууына 118 ел тулу уңаеннан Казан шәһәре А.Алиш исемендәге 2 0 нче гимназиянең Алиш бюсты янында тантаналы митинг узды. -
«Сабантуй» журналының сентябрь саны чыкты
Яңа уку елы – яңа хыяллар, яңа ачышлар, яңа белемнәр чоры. Мәктәп ишекләре ачылып, сыйныф бүлмәләре балаларның шат авазларына күмелгән мәлдә, без дә сезгә көтеп алынган сентябрь санын тәкъдим итәбез! -
Кыюлар спорты
Бу спорт төре белән шөгыльләнү өчен батырлык кирәк. Шулай булмый ни, «куянйөрәкләр» 5-10 метр биеклектән суга сикерә алмый шул! Суга сикерү – кыюлар спорты! -
«Навигатор»
Сәфәрдә адашмыйм дисәң, горизонт якларын белергә кирәк. Аларны өйрәнергә үз кулларың белән ясаган компас булышыр. -
«Сабантуй» мәзәкләре
Акыллым, учыңны суз, кәнфит салам. Әтинең учына салыгыз, аныкы зуррак. -
Әхлак дәресләре: Хайваннарны кайгырту
Күбебез дүрт аяклы дус турында хыяллана. Аны сыйпыйсы, аның белән уйныйсы килә. Тик берәр җан иясен кулга ияләштергәнче, кайбер кагыйдәләрне истә тоту кирәк. -
Уяча
Поро кече, дуслар! Республикабызда яшәүче тагын бер милләтнең яраткан ризыгы белән танышыйк әле! Телне йотарлык татлы шарчык – уяча булыр ул. -
Капкынга капма! – 2
Хәтерләсәң, бу санда юл капкыннары турында сөйләшүне дәвам итәрбез дип килешкән идек. -
«Сабантуй» журналының август саны чыкты
«Сабантуй» журналының август саны әзер! Тизрәк эчтәлегенә күз салыйк. -
Тәмле тест
Кешенең холкын аның нинди җиләк-җимеш яратуына карап та белеп була икән! Бирелгән җиләк-җимешләр арасыннан берсен сайла. Тасвирлама сиңа туры киләме? -
Тәмле табышмаклар
Табышмакларның җавапларын тап. -
Уен сәгате
Август – җәйге каникулның соңгы ае. Әйе, кызганыч. Ләкин бер ай эчендә син әле дусларың белән рәхәтләнеп аралашып, уйнап өлгерә аласың! Тизрәк без тәкъдим иткән уеннар белән таныш! -
Каптыргычлы аскуйма
«Аш бүлмәсендә кайнашу – егетләр эше түгел», – дисеңме? Бәлки, син хаклыдыр. Ә менә хуҗабикә өчен уңайлы, кирәкле җиһазларны чын егетләр генә булдыра ала! Син дә сынатма!