Соңгы язмалар
-
«Сабантуй» журналының сентябрь саны чыкты
Яңа уку елы – яңа хыяллар, яңа ачышлар, яңа белемнәр чоры. Мәктәп ишекләре ачылып, сыйныф бүлмәләре балаларның шат авазларына күмелгән мәлдә, без дә сезгә көтеп алынган сентябрь санын тәкъдим итәбез! -
Кыюлар спорты
Бу спорт төре белән шөгыльләнү өчен батырлык кирәк. Шулай булмый ни, «куянйөрәкләр» 5-10 метр биеклектән суга сикерә алмый шул! Суга сикерү – кыюлар спорты! -
«Навигатор»
Сәфәрдә адашмыйм дисәң, горизонт якларын белергә кирәк. Аларны өйрәнергә үз кулларың белән ясаган компас булышыр. -
«Сабантуй» мәзәкләре
Акыллым, учыңны суз, кәнфит салам. Әтинең учына салыгыз, аныкы зуррак. -
Әхлак дәресләре: Хайваннарны кайгырту
Күбебез дүрт аяклы дус турында хыяллана. Аны сыйпыйсы, аның белән уйныйсы килә. Тик берәр җан иясен кулга ияләштергәнче, кайбер кагыйдәләрне истә тоту кирәк. -
Уяча
Поро кече, дуслар! Республикабызда яшәүче тагын бер милләтнең яраткан ризыгы белән танышыйк әле! Телне йотарлык татлы шарчык – уяча булыр ул. -
Капкынга капма! – 2
Хәтерләсәң, бу санда юл капкыннары турында сөйләшүне дәвам итәрбез дип килешкән идек. -
«Сабантуй» журналының август саны чыкты
«Сабантуй» журналының август саны әзер! Тизрәк эчтәлегенә күз салыйк. -
Тәмле тест
Кешенең холкын аның нинди җиләк-җимеш яратуына карап та белеп була икән! Бирелгән җиләк-җимешләр арасыннан берсен сайла. Тасвирлама сиңа туры киләме? -
Тәмле табышмаклар
Табышмакларның җавапларын тап. -
Уен сәгате
Август – җәйге каникулның соңгы ае. Әйе, кызганыч. Ләкин бер ай эчендә син әле дусларың белән рәхәтләнеп аралашып, уйнап өлгерә аласың! Тизрәк без тәкъдим иткән уеннар белән таныш! -
Каптыргычлы аскуйма
«Аш бүлмәсендә кайнашу – егетләр эше түгел», – дисеңме? Бәлки, син хаклыдыр. Ә менә хуҗабикә өчен уңайлы, кирәкле җиһазларны чын егетләр генә булдыра ала! Син дә сынатма! -
Песиле тоткыч
Кунак килсә – ит пешә, ит пешмәсә – бит пешә, ди халык. Ризык эзерләгәндә кул да пешәргә мөмкин бит әле. Моны булдырмау чарасын алдан күр! -
Банка – банк
Һәр егетнең үз банкы булырга тиеш! Без шундый фикердә. Беренче банкыңны тимер банкалардан ясап кара. Монда тәңкә акчаларны гына түгел, үзең өчен кыйммәтле, кадерле булган башка әйберләрне дә саклый аласың. -
«Пылт» ит!
Заманча һәм үзебезчә! Сәйдәш сине әнә шундый уенчык ясарга өйрәтә. Антистресс та, ди әле! Татарча «тынычландыргыч» буламы инде ул? Ничек аталса аталсын, иң мөһиме «пылт» итсен!