Сабантуй почтасы
-
Иҗади укытучы
Мин, Заһидуллина Рүзилә Рамазан кызы, Биектау беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы булам. Данлыклы Тукай ягы – Арча районы Ашытбаш авылында туып үстем. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, киләчәгемне мөгаллимлек һөнәре белән бәйләргә теләп, Казан Дәүләт Гуманитар Институтына юл тоттым. Институтны уңышлы гына тәмамлап, тәүге тапкыр балалар бакчасында канат ныгыттым. Укытучы һөнәренә булган теләк һәм мәхәббәт әниемнән бирелде. Без абый белән шушы игелекле юлны сайладык. Бүгенге көндә мин «Туган (татар) теле һәм әдәбияты дәресләрендә рус телле укучыларда коммуникатив компетенция формалаштыру процессында интерактив укыту формаларын куллану» дигән методик тема өстендә эш алып барам. Дәресләрне үзара хезмәттәшлек шартларында оештыру – эшчәнлегемнең нигезе булып тора. Бу очракта укытучы да, укучы да бер-берсенең ярдәмчесе, киңәшчесе булырга тиеш дип саныйм. Укытучы һәрдаим туктаусыз эзләнүдә булып, үзенең осталыгын арттырып торганда гына нәтиҗәләр сөендерерлек була. Үземнең хезмәт юлымда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2021» бөтенрәсәй бәйгесе «Өметле киләчәк» номинациесе җиңүчесе һәм Туган тел укытучыларының мастер-класс Бөтенрәсәй бәйгесе җиңүчесенә ирешү миңа зур тәҗрибә, үз-үземә ышаныч, алга таба тагы да тырышыбрак эшләү өчен ялкын һәм җаваплылык бирде. Нәтиҗәле хезмәтем һәм уңышларым өчен 2022 нче елда район мәгариф бүлегенең мактау грамотасы, 2023 нче елда Биектау муниципаль районы башлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының мәгариф системасы үсешенә керткән зур өлеш һәм күпьеллык намуслы хезмәт өчен мактау грамоталары белән бүләкләндем. Укучыларым белән мәктәп, район, республика күләмендә үткәрелгән чараларда, бәйгеләрдә үзебезнең туган татар телебездә катнашабыз. Илһам килеп, күңелем тулганда шигырьләр иҗат итәм. Яраткан хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү – үзе зур бәхет. -
Тузга язмаганны сөйләмә
Хикәя -
«Бер күрешү – үзе бер гомер»
Кышның соңгы көнен истәлкле итеп озаттык. Казанның «Юность» исемле мәдәният сараенда Фәнис Яруллинның пьесасы буенча куелган «Бер күрешү – үзе бер гомер» спектаклен күрсәттеләр. -
«Илһам чишмәсе»
Саумысыз, «Сабантуй» журналы укучылары! Cезгә Актаныш авылы егете Тимур Фәрхтдинов хат юллый. Мин җырларга яратам һәм бик күп җыр бәйгеләрендә катнашам. Зур шатлыгымны сезнең белән уртаклашырга телим. -
Иң әһәмиятлесе
«Ак каурый» түгәрәге әгъзасы әкияте. -
Шәп абый
Факил абый Сафинга багышлана -
Туган телебезне онытмыйк!
Актаныш районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы шигыре. -
Күңелле очрашу
16 февраль көнне «Игенчеләр сарае» бинасында «Эш батыры – ил батыры» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бәйге «Сабантуй» балалар журналы һәм авыл хуҗалыгы азык-төлек министрлыгы белән берлектә үткәрелде. -
Күңелле атналык
5 февральдән 10 февральгә кадәр Актаныш районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгы үтте. -
Куян малае Йомшак тәпинең шәһәргә сәяхәте
Борын-борын заманнарда түгел, ә хәзерге көннәрдә булган, ди бер куе урман. Бу урманнарда барлык җәнлекләр дус-тату, бер-берсенә ярдәмләшеп гомер кичергәннәр. Шушы урманның нәкъ уртасында, аллы-гөлле чәчәкле аланлыкта куян гаиләсе яшәгән. -
Ямьле җәй
Яшәгән, ди, булган ди, кырмыска, күбәләк, ташбака һәм кыңгырау чәчәк. -
Журнал сере
Яшәгән ди, булган ди, Кәрим исемле кечкенә малай. Ул яңа нәрсә укырга һәм белергә бик яраткан. Бервакыт Кәримне китапханә җыештырырга сорыйлар. Ул җыештырырга теләмичә генә бара. Иске китап өемнәре арасында бик иске һәм таушалган журнал таба. -
Шигырьләр
«Ак каурый» әдәби түгәрәге әгъзасы шигырьләре -
Дәү әнием – гаиләм горурлыгы!
Сугыш...1941-1945 еллар. Нинди куркыныч, каһәрле сүз. Сугыш туган илебезне, һәрбер гаиләне тетрәндергән. -
Кыш
Кар бөртекләре белән салкын кыш җитте. Бер көнне иртән Песи урамга чыкты һәм гаҗәпләнде, салкынны тойды һәм тиз генә өенә кереп йөгерде.