Сабантуй почтасы
-
Кояш белән Ай
Борын-борын заманда яшәгән, ди Күк йөзе. Аның чибәрләрдән чибәр ике кызы булган, ди. -
Яңа елга- әкияти күчтәнәч
Казан шәһәр 14 нче гимназиянең 2 «Е» сыйныфы укучылары иҗаты -
Минем тылсымлы Яңа елым
Күптән көтеп алган кояш бүген күземне чагылдырып уятты. Мин сикереп тордым да тизрәк бәс каплаган тәрәзә аркылы урамны күзәтергә ашыктым. -
Шәвәли, Шүрәле һәм Яшь ленинчы
Элек заманда яшәгән ди ике дус, Шәвәли белән Шүрәле. Алар бик дус һәм тату булганнар. -
«Сабантуй»га 100 яшь!!!
Яшәгән ди, булган ди «Яшь ленинчы» исемле малай. Аның бик зур сихри көче булган икән. Ул дөньядагы барлык балаларны да дуслаштыра белгән. Көннәрдән бер көнне аның янына «Сабантуй» исемле малай комлыкта уйнарга килгән. Алар бик озак уйнаганнар, ләкин «Сабантуй» һаман моңсу йөргән. «Яшь ленинчы» аннан сораган: -
Сабантуйга әкият булсын бүләгем!
Казан шәһәре Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең 3 Б сыйныфы укучыларының иҗат эшләре -
Ике аерылмас дус
Моннан йөз ел элек чамасы, борын-борын заманда, ике дус яшәгән ди. Алга, артка карасаң да бу иптәшләр гел бергә икән. Дуслыклары шулкадәр нык ки, берсен-икенчесеннән, икенчесен-беренчесеннән һич тә аерып булмый икән. Кайбер кешеләр хәттә аларның яхшы мөнәсәбәтләреннән көнләшкән дә, «кырын» караучылар да аз булмаган. Якын дуслары аларга, яратып кына, «Агалый белән Тагалый» дигән кушамат та таккан ди. Ә бу иптәшләрнең исемнәре ничек соң? Хикмәт шунда икән, бу бик зур сер булган, беркемгә дә әйтәселәре килмәгән аларның, чөнки бик күп еллар узгач, 2014 нчы елда гына бер фикергә килгәннәр икән. Тик, синең өчен укучыбыз, мин бу дусларның исемнәрен белдем һәм сиңа да әйтергә әзермен: берсе – Сабан, икенчесе – Туй икән боларның. Исемнәре бигрәк сәер дисәгез, ә мин сезгә менә болай дип җавап бирәм: «Җисеменә күрә – исеме!» -
Күлдәге маҗара
Ямьле җәйнең матур бер көнендә укытучыбыз җитәкчелегендә сыйныфыбыз белән табигать кочагына ял итәргә бардык. Тирә-юнь яшел хәтфәгә төренгән, күк йөзе аяз иде. Кояш үзенең җылы нурлары белән әле беребезне, әле икенчебезне иркәләде. Янәшәдә үсеп утыручы горур наратларда берсен-берсе уздыра-уздыра кошлар чут-чут сайрады. -
Казан шәһәре Ф.Г. Аитова исемендәге 12 гимназиянең 6 «А» сыйныфы укучыларының иҗат эшләре
«Сабантуй»га 100 яшь! -
«Сабантуй батыры»
Кышның бер матур, салкын һәм карлы көнендә Биектау урманында җәнлекләр җыен җыйганнар, ди. Казан шәһәрендә «Сабантуй» журналының 100 еллыгы уңаеннан «Сабантуй батыры» дип исемләнгән көрәш буенча чемпионат үткәреләчәк икән! Бу хәбәрне җәнлекләргә иң көчле җәнлек – арыслан җиткергән: «Дусларым, 31 нче декабрь көнне мәркәзебезнең нәкъ уртасында – Пирамида күңел ачу үзәгендә Татарча көрәш буенча бәйге үткәреләчәк. Ягез, әлеге бәйгегә кемне җибәрәбез? Бүләкләр бик яхшы– «Сабантуй» журналына 1 елга бушка язылу булачак. Мондый бүләккә һәркем шат булыр, чөнки ел буе шундый зәвыклы, кызыклы , заманча журнал укып, төрле бәйрәм- бәйгеләрендә катнашып, белем һәм тәрбия учагында кайнарсыз. Сездән тәкъдимнәр көтәм. Өлкәннәргә хөрмәт йөзеннән сүзне иң өлкән җәнлек – аюга бирик». -
Сабантуйның бер мизгеле
Борын-борын заманда тугел,нәкъ менә хәзерге заманда калын урманда яшәгән бер төркем жәнлекләр. Алар катнаш урманда зур аланда яшәгәннәр ди. Аланның хуҗасы аю булган. Хуҗалык эшләрен буре алып барган. Төлке кибеткә йөргән. Куян чисталык өчен җавап биргән. Керпе тычканнар аулаган ди. Беркөнне язгы эшләрдән сон, алар Сабантуй бәйрәме оештырганнар. Бәйрәмдә аю гер күтәргән. Буре аркан тартуда батыр калган. Төлке кашыкка күкәй куеп чапкан. Куян озынлыкка сикергән. Керпе катыктан акча эзләгән. -
Яктылык таратучы карт турында әкият
Борын-борын заманда ук түгел, әмма безнең көннәргә кадәр берничә гасыр элек булган ди әлеге вакыйгалар. Бик калын, зур, кара урман уртасында бер карт яшәгән ди. Монда ничек килеп эләккәнен дә хәтерләмәгән ул, исемен дә белмәгән. Үзен белә белгәннән биредә, киек-җанварлар, урман кошлары, шүрәлеләр янәшәсендә яши икән. Колач җитмәслек йөзьяшәр имән куышы аның йорты, урман уртасыннан челтерәп агучы кечкенә инеш эчәр суы, табигать нигъмәтләре ашар ризыгы, биредәге барлык җан иясе аның дуслары булган. Җәнлекләрне бик яраткан, кайгырткан, хәтта аларның телләрен дә белгән бу изге күңелле карт. Тирә-юньдәге татар авылларына барып, кайвакыт кешеләр белән аралашкаларга яраткан шаян шүрәлеләр белән рәхәтләнеп татарча сөйләшкән. Алар аша урман читендәге тормыш турында да белгән ул. Тик, никтер, урманнан чыгарга батырчылыгы җитмәгән. Аның янында Кәҗә белән Сарык та яшәп киткәннәр әле. Аларның бүреләрне куркытып, боткаларын ашап, юлларын дәвам итүләре булган. Киң күңелле карт, аларны күреп, үзенең өенә дәшкән. Карт янында яшәп, инешнең шифалы суларын эчеп, сусыл үләннәр ашап, җәй буе кунак булганнар алар. Карт укымышлы Кәҗәдән хәрефләр танырга, язарга өйрәгән. Чөнки Кәҗә авылда яшәгәндә Гали белән дус булып, белемгә өйрәнгән булган. Картка кунаклары белән бик күңелле булган, әлбәттә. Тик алар, кышкы суыклар башлану белән, кире авылга кайтып киткәннәр ди. Нишләсен, карт кабат үзе генә калган. Тик күңелсезләнмәгән ул. Ауга киткән җәнлекләрнең балаларына күз-колак булып торган, нәни шүрәлеләрне тәрбияләгән. Нәниләр аны бик яратканнар, чөнки карт төрле әкиятләр, кызыклы уеннар уйлап чыгарырга бик оста булган. Көннәрдән беркөнне аның башына бу әкият-шигырь, уеннарны язып барырга кирәк дигән уй килгән. Кәҗә өйрәткән хәрефләрне искә төшереп, чыра белән каен тузына яза башлаган. Аны бик кызыксынып күзәткән нәни җәнлекләр дә, аннан күреп, рәсемнәр төшерә башлаганнар. Бу эш барысына да бик ошаган. -
Алтынур һәм аның дуслары Кыш бабайга ничек ярдәм иткән?
– Дусларым, сез безнең белән танышмы? Мин – Алтынур – тылсымлы кар бөртеге. Соңгы хәбәрләрне ишеттегезме әле? Быел Кыш бабай Татарстандагы Идел-Кама тыюлыгынннан киләчәк, ди. -
Ничек куянкай колаклы булган?
Борын-борын заманда яшәгән ди Әти поши белән Әни поши. Менә беркөнне алар, бергә парлашып, урманда йөриләр икән. Шул вакыт Әти поши уйлап-уйлап торган да, әйтә икән: – Менә миндә мөгезләр бар иде, кемгә генә бирим, кемгә генә кирәге чыгар икән дип уйланам әле... -
«Кәҗүл читек» әсәрен сәхнәләштердек
Гаяз Исхакыйның «Кәҗүл читек» әсәрен сәхнәләштердек, дип хәбәр итә Арча районы Түбән Аты мәктәбенең «Хыял» иҗат төркеменә йөрүче укучылар.