Автор автор яңалыклары
-
Барып күр!
Россия – искиткеч зур ил. Һәр төбәктә барып күрер урыннар бихисап. Кайберләрен без дә барладык. -
Рамазан аен көтеп алабыз
Безнең гаиләбез бик тату һәм дус. -
Рөстәм
Беркөн мин улым Рөстәм белән әбиләрдә кунакта булдым. Самовар, җырлый-җырлый, өстәлгә килеп басты. Самовар артыннан ит сумсалары, алма, карбызлар, конфетлар килеп тулдылар өстәлгә. -
Кечкенә шагыйрь
Шигырь -
Тукай оныклары
Шигырь -
Мин журналист булам
Мин журналист булырга телим. Бу турыда кечкенә чактан ук хыллана идем. -
Тәҗрибә туплыйбыз!
Казанның 33 нче гимназиясендә Республика укытучылары өчен оештырылган семинарда катнаштык. -
Патшалар пирогы
Камыр өчен: - кыргычта уылган 100 гр атланмай, - 1,5 стакан он. Эчлек: - 500 гр эремчек, - ярты стакан шикәр комы, - 4 йомырка, - ванилин. -
Туздырыргамы, җыяргамы?
Кибеттән бер әйбер аласың килә. Ләкин аны алсаң, әниең: «Бер атнага җиткер!» – дип биргән акча тотылып бетәчәк. Нишләргә? Әйдә, бергәләп уйлыйбыз! -
Язгы яңгыр
Гамил Афзал шигыре -
«ӘКИЯТ УКЫЙБЫЗ»
Халыкара балалар китабы көне уңаеннан «САЛАВАТ КҮПЕРЕ» журналы «ӘКИЯТ УКЫЙБЫЗ» акциясен башлап җибәрә! -
Балага көн саен әйтелергә тиешле 8 гыйбарә
Балага әйткән һәр сүз, һәр җөмлә аның күңелендә нинди дә булса эз калдырганы турында еш уйланабызмы икән без? Бәхетле сабыйлар күбрәк булсын өчен, һәр бала ишетергә тиешле гыйбарәләр тәкъдим итәбез. -
Хисап мәсьәләләре
Бергәләп уйлыйк -
Иҗади укытучы
Мин, Заһидуллина Рүзилә Рамазан кызы, Биектау беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы булам. Данлыклы Тукай ягы – Арча районы Ашытбаш авылында туып үстем. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, киләчәгемне мөгаллимлек һөнәре белән бәйләргә теләп, Казан Дәүләт Гуманитар Институтына юл тоттым. Институтны уңышлы гына тәмамлап, тәүге тапкыр балалар бакчасында канат ныгыттым. Укытучы һөнәренә булган теләк һәм мәхәббәт әниемнән бирелде. Без абый белән шушы игелекле юлны сайладык. Бүгенге көндә мин «Туган (татар) теле һәм әдәбияты дәресләрендә рус телле укучыларда коммуникатив компетенция формалаштыру процессында интерактив укыту формаларын куллану» дигән методик тема өстендә эш алып барам. Дәресләрне үзара хезмәттәшлек шартларында оештыру – эшчәнлегемнең нигезе булып тора. Бу очракта укытучы да, укучы да бер-берсенең ярдәмчесе, киңәшчесе булырга тиеш дип саныйм. Укытучы һәрдаим туктаусыз эзләнүдә булып, үзенең осталыгын арттырып торганда гына нәтиҗәләр сөендерерлек була. Үземнең хезмәт юлымда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2021» бөтенрәсәй бәйгесе «Өметле киләчәк» номинациесе җиңүчесе һәм Туган тел укытучыларының мастер-класс Бөтенрәсәй бәйгесе җиңүчесенә ирешү миңа зур тәҗрибә, үз-үземә ышаныч, алга таба тагы да тырышыбрак эшләү өчен ялкын һәм җаваплылык бирде. Нәтиҗәле хезмәтем һәм уңышларым өчен 2022 нче елда район мәгариф бүлегенең мактау грамотасы, 2023 нче елда Биектау муниципаль районы башлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының мәгариф системасы үсешенә керткән зур өлеш һәм күпьеллык намуслы хезмәт өчен мактау грамоталары белән бүләкләндем. Укучыларым белән мәктәп, район, республика күләмендә үткәрелгән чараларда, бәйгеләрдә үзебезнең туган татар телебездә катнашабыз. Илһам килеп, күңелем тулганда шигырьләр иҗат итәм. Яраткан хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү – үзе зур бәхет. -
«ИХЛАС» МУЛЬТИМЕДИА МӘКТӘБЕ
«ИХЛАС» МУЛЬТИМЕДИА МӘКТӘБЕНЕҢ ОНЛАЙН ДӘРЕСЛӘРЕНӘ РӘХИМ ИТЕГЕЗ!