ЯҢАЛЫКЛАР рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Сәләт» ул – яшәү һәм фикерләү рәвеше
«Сәләтле җәй – 2024» һәм талантлы балаларны, яшьләрне үссендерү өчен оештырылган 9 нчы «Сәмрух» республика премиясенә багышланган матбугат конференциясе узды. -
«Эш батыры – ил батыры» бәйгесе җиңүчеләрен котладык
Игенчеләр сараенда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә оештырылган «Эш батыры – ил батыры» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү чарасы үтте. -
Бүген герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 118 ел
Муса Җәлил – татар халкының бөек шагыйре, Советлар Союзы Герое. 1925 нче елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза. Шагыйрьнең Бөек Ватан сугышы елларында иҗат иткән шигырьләрен бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр. -
Ибраһим Хәлфин исемендәге фәнни-эзләнү конференциясе XIX тапкыр үтте.
Авиатөзелеш районының 14 нче гимназиядә күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин исемендәге XIX республика фәнни-эзләнү конференциясе булды. -
«Шигърият бакчасында – В саду поэзии» I республика бәйгесендә катнашырга чакырабыз!
Бөтендөнья Татар Конгрессы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Татарстан Республикасы Язучылар Берлеге, Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы һәм «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Казан бүлеге белән берлектә, «Шигърият бакчасында – В саду поэзии» I республика бәйгесе үткәрелә. -
Кешеләргә шатлык бүләк итәсем килә!
Музыка уен кораллары арасында скрипка – иң нәзәкатьлесе һәм затлысы. Аны «Оркестр патшабикәсе» дип тә йөртәләр. Кыллы музыка уен кораллары арасында ул иң матур тавышлы. -
Химиклар шәһәре
Татарстанның Менделеевск шәһәрендә «Аммоний» заводы ачылганнан бирле зур үзгәрешләр күзәтелә. Бүгенге көндә шәһәрдәге балаларга аеруча да зур игътибар бирелә. -
Балалар язучысы Роза Хафизованың тууына 95 ел
Балалар язучысы Роза Сәет кызы Хафизова 1929 елның 6 февралендә Татарстан Республикасының Бөгелмә шәһәрендә туа. Роза Хафизова – үзенең әдәби иҗатын тулысынча диярлек балаларга багышлаган язучыларның берсе. Аның нәниләр өчен әкиятләре һәм тәрбияви эчтәлектәге хикәяләре бик күп. Матбугат һәм татар балалар әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен Р.Хафизовага 1974 елда – Татарстанның, ә 1983 елда «РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр бирелә. Язучы 2002 елда Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләгенә лаек була. Ул 2005 елның 20 августында Казанда вафат була. -
«МИННӘН БҮЛӘК» марафоны
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан без - «САБАНТУЙ» журналы редакциясе «МИННӘН БҮЛӘК» дип аталган марафон игълан итәбез! -
Татарча рок яшәсен!
«Лайки» рок-төркеме турында ишеткәнең бармы? Татар музыкасын бөтен дөньяга таныту, оркестр белән концерт кую, клиплар төшерү һәм тагын күп хыяллар белән яна алар. -
Көрәшчеләр бураннан курыкмый!
2024 нче елның 18-20 гыйнвар көннәрендә Казандагы «Тулпар» спорт сараенда 2010-2011 нче елларда туган яшүсмерләр арасында «Сабантуй» журналы призларына көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Егетләрне буран куркытмады! Бирегә Татарстанның 33 районнын иң яшь 206 көрәшче җыелды. Елдагыча матур көрәш күрсәттеләр. -
Чаллыда кунакта
Гыйнвар бураннары тыну белән редакциябез кабат сәфәргә кузгалды. Сәяхәтебез Яр Чаллы шәһәренә. -
«Телне өйрәнүнең нәтиҗәле алымнары» семинары.
Казан Мэриясе һәм Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе «Телне өйрәнүнең нәтиҗәле алымнары» дигән семинар оештырды. -
Тәмле чыршылар
Тәмле чыршылар ашап караганың бармы? Әйдә, әзерлик! Бәйрәм табынына менә дигән бизәк алар! -
«Адымнар»да театр киче
Казан шәһәренең «Адымнар» полилингваль мәктәбендә якынлашып килүче яңа елны каршылар алдыннан гына укытучылар коллективы чын театр киче ясап, ата-аналар һәм балаларга искиткеч матур бүләк оештырды.