Сабантуй почтасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Яктылык таратучы карт турында әкият
Борын-борын заманда ук түгел, әмма безнең көннәргә кадәр берничә гасыр элек булган ди әлеге вакыйгалар. Бик калын, зур, кара урман уртасында бер карт яшәгән ди. Монда ничек килеп эләккәнен дә хәтерләмәгән ул, исемен дә белмәгән. Үзен белә белгәннән биредә, киек-җанварлар, урман кошлары, шүрәлеләр янәшәсендә яши икән. Колач җитмәслек йөзьяшәр имән куышы аның йорты, урман уртасыннан челтерәп агучы кечкенә инеш эчәр суы, табигать нигъмәтләре ашар ризыгы, биредәге барлык җан иясе аның дуслары булган. Җәнлекләрне бик яраткан, кайгырткан, хәтта аларның телләрен дә белгән бу изге күңелле карт. Тирә-юньдәге татар авылларына барып, кайвакыт кешеләр белән аралашкаларга яраткан шаян шүрәлеләр белән рәхәтләнеп татарча сөйләшкән. Алар аша урман читендәге тормыш турында да белгән ул. Тик, никтер, урманнан чыгарга батырчылыгы җитмәгән. Аның янында Кәҗә белән Сарык та яшәп киткәннәр әле. Аларның бүреләрне куркытып, боткаларын ашап, юлларын дәвам итүләре булган. Киң күңелле карт, аларны күреп, үзенең өенә дәшкән. Карт янында яшәп, инешнең шифалы суларын эчеп, сусыл үләннәр ашап, җәй буе кунак булганнар алар. Карт укымышлы Кәҗәдән хәрефләр танырга, язарга өйрәгән. Чөнки Кәҗә авылда яшәгәндә Гали белән дус булып, белемгә өйрәнгән булган. Картка кунаклары белән бик күңелле булган, әлбәттә. Тик алар, кышкы суыклар башлану белән, кире авылга кайтып киткәннәр ди. Нишләсен, карт кабат үзе генә калган. Тик күңелсезләнмәгән ул. Ауга киткән җәнлекләрнең балаларына күз-колак булып торган, нәни шүрәлеләрне тәрбияләгән. Нәниләр аны бик яратканнар, чөнки карт төрле әкиятләр, кызыклы уеннар уйлап чыгарырга бик оста булган. Көннәрдән беркөнне аның башына бу әкият-шигырь, уеннарны язып барырга кирәк дигән уй килгән. Кәҗә өйрәткән хәрефләрне искә төшереп, чыра белән каен тузына яза башлаган. Аны бик кызыксынып күзәткән нәни җәнлекләр дә, аннан күреп, рәсемнәр төшерә башлаганнар. Бу эш барысына да бик ошаган. -
Алтынур һәм аның дуслары Кыш бабайга ничек ярдәм иткән?
– Дусларым, сез безнең белән танышмы? Мин – Алтынур – тылсымлы кар бөртеге. Соңгы хәбәрләрне ишеттегезме әле? Быел Кыш бабай Татарстандагы Идел-Кама тыюлыгынннан киләчәк, ди. -
Ничек куянкай колаклы булган?
Борын-борын заманда яшәгән ди Әти поши белән Әни поши. Менә беркөнне алар, бергә парлашып, урманда йөриләр икән. Шул вакыт Әти поши уйлап-уйлап торган да, әйтә икән: – Менә миндә мөгезләр бар иде, кемгә генә бирим, кемгә генә кирәге чыгар икән дип уйланам әле... -
«Кәҗүл читек» әсәрен сәхнәләштердек
Гаяз Исхакыйның «Кәҗүл читек» әсәрен сәхнәләштердек, дип хәбәр итә Арча районы Түбән Аты мәктәбенең «Хыял» иҗат төркеменә йөрүче укучылар. -
Балтачның иң зур мәктәбе
Бүгенге көндә Балтач урта мәктәбендә 852 укучы белем ала. Мәктәбебездә иркенләп татарча аралашабыз, барлык бәйрәмнәр дә татар телендә уза. Без шуның белән дә бәхетле. -
Шигырьләр
Кайбыч районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Көмеш каләм» түгәрәге әгъзалары иҗаты. -
Минем нәселем шәҗәрәсе
Татар халкының бик үзенчәлекле бер традициясе бар. Ул – нәсел шәҗәрәңне өйрәнү һәм белү. -
Иң яраткан кешем
Мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм, чөнки мин бабамны күрү бәхетенә ирештем. -
Әтием - алтын баганам
Балалар иҗаты -
Милли китапханәгә сәяхәт
Җәйге уку марафоны «Китапстан» проектының котлау тантанасында катнаштык -
Хәтерсез күке
Укучылар иҗаты -
Кулларыннан гөл тама
Алтын куллы мөгаллим -
Аю баласы
Әкият -
Шундый матур!
Кул эше -
«Археос»та булдым!
Археос